Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мароккода җир тетрәү сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов ил короленә кайгы уртаклашу белдереде
Татарстан Рәисе, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Марокко короле, галиҗәнап Мөхәммәт VI гә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Илегезгә килгән җимергеч җир тетрәү сәбәпле, чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Без Марокко халкына — бу афәттән зыян күргәннәргә тирән теләктәшлек белдерәбез», — диелә телеграммада.
Рөстәм Миңнеханов коткаручылар хезмәте һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итүдә армый эшләүче волонтерларга теләктәшлек белдерә.
«Бу көннәрдә күрсәтелгән кешелеклек бердәмлеге барлык авырлык һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр. Бу авыр вакытта Аллаһы Тәгаләдән ярдәм, зыян күрүчеләргә сабырлык һәм үлгәннәргә мәрхәмәт сорыйм!» — дигән Татарстан Рәисе.
Элегрәк Al Arabiya хәбәр иткәнчә, Мароккода 7 магнитудалы җир тетрәү нәтиҗәсендә 2 681 кеше һәлак булган. Россия Президенты Владимир Путин да кайгы уртаклашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз