news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мароккода җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 632 кешегә җиткән

Мароккода җир тетрәүдән үлүчеләр саны 632 кеше булды, тагын 329 кеше төрле җәрәхәтләр алды, дип хәбәр итә РИА Новости.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Эль-Хауз, Марракеш, Уарзазат, Азиляль, Шишауа һәм Тарудант префектуралары һәм провинцияләре халкы сейсмик активлык корбаннары булды.

Җир тетрәүләр патшалыкның берничә зур шәһәрендә, шул исәптән Агадир, Касабланка, Кенитр, Рабат һәм Эс-Сувейрда күзәтелә. Хәзерге вакытта килгән зыян бәяләнә. Җимерекләр урынында махсус хезмәтләр эшли.

Элегрәк без Марракештан 80 километр ераклыкта 6,9 магнитудалы җир тетрәү булганын хәбәр иткән идек. Беренче тетрәүдән соң тагын берничә - 4,8, 3,4, 3,2 һәм 3,3 магнитуда теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100