news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мароккода ике бина җимерелгән, 19 кеше һәлак булган

Мароккодагы Фес шәһәрендә күрше торган ике торак йорт җимерелгән. Нәтиҗәдә кимендә 19 кеше һәлак булган, 16 кеше имгәнгән. Бу хакта шәһәр администрациясенә сылтама белән Maghreb Arabe Presse (MAP) агентлыгы хәбәр итә.

Фаҗига 9 декабрьдә булган. Җимерелгән йортларда сигез гаилә яшәгән. Коткару хезмәтләре җимерекләр астында калырга мөмкин булган кешеләрне эзли.

Биналар җимерелү сәбәпләре әлегә ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot