news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мароккода бер трассага Трамп исеме бирелгән

Мең чакрымнан артык озынлыктагы Тизнит – Дахла автомагистраленә АКШ президенты Дональд Трамп исеме бирелгән. Бу хакта MAP Марокко короле Мөхәммәт VI ның Америка лидерына язган хатына сылтама белән хәбәр итә.

Монарх аңлатканча, карар Трамп администрациясе тарафыннан 2020 елда Көнбатыш Сахара өстеннән Марокко суверенитетын тану билгесе буларак кабул ителгән. Аның сүзләренә караганда, 1055 километрдан артык озынлыктагы юл Бөтен Африкада иң озын юл инфраструктурасы булып тора һәм Марокконың төньягын һәм көньягын, шулай ук Европа белән Африка континентын тоташтыра.

Трамп 26 июльдә корольгә карары өчен рәхмәт белдерде һәм якын арада бөтен трасса буйлап узарга өметен белдерде. Магистраль Тизниттан Дахлага кадәр Гельмим һәм Эль-Аюн аша уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot