Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марокко вәкиле Юныс Әхмәтҗанов исемендәге аш-су осталары конкурсында Гран-прига ия булды
«Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 форумында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь аш-су осталары конкурсына йомгак ясадылар, ул быел халыкара статуста уздырылды. Конкурста Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре вәкилләре катнашты. Гран-прига Мароккодан белгеч Оадиду Редуан лаек дип табылды.
«Ярышлар бик кызык, күңелле булды. Әлеге конкурс беренче тапкыр форумда уза. Барчагыз да илебезнең аш-су осталарының һөнәри традицияләрен дәвам итүегез күрсәткече бу. Киләсе елда конкурсны тагын да зуррак масштабта оештыру өчен элемтәдә булуыгыз сорала», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Турнирда дөньяның 13 иленнән шеф-поварлар катнашты. Конкурсның үзенчәлеге шунда: ризыкларны жюри әгъзалары гына түгел, «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 форумы катнашучылары да күрә алды. Аш-су өлкәсендә осталыкларын күрсәтергә дип Мисыр, Малайзия, Казахстан, Иран һәм башка күп кенә дәүләтләрдән яшь белгечләр килгән.
«Ислам дөньясы илләре вәкилләренә форумга килүләре һәм безнең белән милли мәдәниятләре, аш-сулары белән уртаклашулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә дә дус-тату булып калырбыз дип өметләнәм. Әлеге конкурс белән без Казан брендын аш-су башкаласы буларак таныту өлкәсендә тагын бер адым ясадык», – диде Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.
Шулай ук, тагын берничә аш-су остасына номинацияләр бирелде. Алар конкурс партнерларыннан истәлекле медальләр, сертификатлар һәм бүләкләр алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз