news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марокко вәкиле: «Казан Хәләл Маркет» ярминкәсе хәләл стандартларын таныту мөмкинлеге бирә

Мароккодан Ислам сәүдә үсеше үзәге генераль директоры Латыйфа Әл Буабдэлэуи XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсенең әһәмиятен билгеләп узды. Ул бүген ярминкәнең ачылыш тантанасында катнашты.

«Хәләл индустриясе төрле юнәлешләрне колачлый: азык-төлек кенә түгел, косметика, фармацевтика, туризм, финанслар, башка тармаклар да. Бу нисбәттән Kazan Halal Market бик мөһим, чөнки ул хәләл станлартларын алга этәрүче төрле экспертларны, дәүләт, Хөкүмәт, бизнес өлкәсендә белгечләрне берләштерә, форумда катнашучылар арасында икеяклы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга мөмкинлек бирә», – диде Латыйфа Әл Буабдэлэуи.

Ул чыгышында Ислам сәүдә үсеше үзәге исеменнән Казанда күрсәтелгән кунакчыллык өчен Татарстан Хөкүмәтенә, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

«Ислам сәүдә үсеше үзәгенең төп максатлары – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре арасында сәүдә һәм инвестицияләр буенча хезмәттәшлек урнаштыруга ярдәм итү. Эшлекле даирәләр арасында элемтәләр урнашуга без зур игътибар бирәбез. Без ислам икътисады, ислам финанслары үсеше өчен кирәкле ярдәмне күрсәтүгә әзер», – диде Марокко вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot