news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марокко полициясе Россиянең Төркиядәге илчесен үтерүне аклаучыларны җавапка тартырга җыена

Үтерү исламга һәм тулаем безнең җәмгыятьтә каршы килә, дип хәбәр итә Марокко эчке эшләр һәм юстиция министрлыгы.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ"). Марокко эчке эшләр һәм юстиция министрлыгы социаль челтәрләрдә Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны үтерүне аклап язган материалларны тикшерә башлаган. Бу хакта Sky News Arabia телеканалы хәбәр итә.

Министрлык террор актын хуплап язуны куркыныч күренеш барлыкка килүен хәбәр итә. Террорчыны аклаучылар Марокко кануннары буенча җавапка тартылачак дип хәбәр ите. Үтерү исламга һәм тулаем безнең җәмгыятьтә  каршы килә, дип хәбәр итә чыганак.

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов Анкарада террорчы тарафыннан атып үтерелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot