news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марков: Малайзия Короленең Татарстанга килүе ислам дөньясында республиканың ролен күрсәтә

Малайзия Короле Ибраһим Искәндәрнең Казанга килүе ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрдә Россиянең стратегик мәдәни, дини һәм икътисади күпере буларак Татарстанның ролен раслады. Монда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның өлеше гаять зур. Бу фикерне «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков әйтте.

Аның сүзләренчә, Татарстанның мондый роленең нигезе – республиканың ислам дөньясы белән мәдәни-дини охшашлыгы.

«Малайзиядә ислам динен тотучы халык яши, һәм Татарстан да ислам динен тотучылар күпләп яшәгән төбәк», – ди сәясәтче.

Искәртеп үтик, Малайзия Короле Ибраһим Искәндәр Казанга бүген иртән килде. Татарстан башкаласына килүе аның Россиягә беренче рәсми сәфәренең бер өлеше булды.

Марков икътисади параллельләргә дә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, Малайзия – интенсив үсештә булган ил.

«Татарстан – Россиядә икътисади яктан иң тиз үсә торган төбәкләрнең берсе. Мин монда конкрет хезмәттәшлек өчен потенциал күрәм», – диде ул.

Эксперт эш сәфәренең геосәяси контекстын аерып атады. «Малайзия Кытай союздашларының берсе булып санала, ә Кытай Россиянең бер союздашы, шуңа күрә Малайзия белән якынаю Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне дә ныгыту булып тора», – диде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot