Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Маркетплейс склады пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң тулысынча янып беткән
Тамбов өлкәсе Котовск шәһәрендә Wildberries склады пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң тулысынча янып беткән. Бу хакта төбәк губернаторы Евгений Первышов хәбәр иткән.
«26 августка каршы төндә Украина пилотсыз очкычларының Котовск шәһәренә террорчылык һөҗүменнән соң Wildberries логистика үзәге тулысынча юкка чыкты... Вакытында эвакуацияләү һәм барлык хезмәтләрнең төгәл эшләве нәтиҗәсендә корбаннар булмыйча калды», – дип язган Первышов.
Табиблар зыян күрүчеләргә – баш мие селкенгән 19 яшьлек егеткә һәм бармагын сындырган 49 яшьлек хатын-кызга ярдәм иткән. «Бүген Wildberries складында эшләгән кешеләрне алга таба эшкә урнаштыру буенча аерым киңәшмә уздырам. Кешеләр эшсез калмаска тиеш», – дип билгеләп үткән Тамбов өлкәсе башлыгы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз