Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мария Захарова: Россия Украина буенча сөйләшүләргә әзер
Россия Украина буенча тиешле нәтиҗәгә китерәчәк сөйләшүләргә әзер, дип белдерде РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.
Дипломат билгеләп үткәнчә, Россия җитәкчелеге реаль нәтиҗәгә китерәчәк сөйләшүләр процессына һәм элемтәләргә ачык булуын һәрвакыт искәртеп килде. Хәзер Америка ягыннан диалог өчен җаваплы түрәләр тулысынча Якын Көнчыгыштагы низагка җәлеп ителгән, дип өстәде Захарова. Шул ук вакытта, Россия сөйләшүләр һәм очрашулар концепциясеннән баш тартмады.
Хәбәрдән күренгәнчә, Мәскәү кризисны җайга салуга әзер булуы турында берничә тапкыр белдерде. Россия Вашингтон тәкъдим иткән тыныч план турында фикер алышуда да катнаша, әмма Киев режимының уртак фикергә килергә теләвен шик астына куя.
РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия низагны бары тик озак вакытлы җайга салу яклы, моның исә конфликтның беренче сәбәпләрен юкка чыгарганнан соң гына булуы мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз