news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Львова-Белова мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең статусын күтәрергә тәкъдим итте

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренең статусын күтәрергә тәкъдим итте. Балалар омбудсмены Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары белән узган очрашуда шулай дип белдерде.

«Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре – бөтенесе дә ярдәм күрсәтергә тырыша торган категория кешеләре. Әмма аларның статусы юк. Сез – Ватанны саклаучыларның гаиләләре. Өйдә утыручы ир-атлар күпме, ә сезнекеләр – анда...» - диде Львова-Белова.

Ул якын арада Россия Президенты Владимир Путин белән очрашырга ниятләве хакында хәбәр итте, ул анда әлеге мәсьәләне күтәрергә җыена. «Гаиләләрнең дәрәҗәсен һәм статусын күтәрәсе килә. Һичшиксез ярдәм итәргә кирәк, әмма безгә бу статусны күтәрү зарур, чөнки сез - үзегездә булган иң кадерле нәрсәне илгә биргән кешеләр», - дип искәртте балалар омбудсмены.

Аның фикеренчә, мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына психологик ярдәм күрсәтүне оештыру зарур. Россия Кызыл Хач җәмгыяте илебездә психологик ярдәмнең нигезе булырга мөмкин, дип өстәде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Уңай тәҗрибәләрнең тагын берсе – Россия Кызыл Хач җәмгыятенең хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән бәйле процессларында катнашу. Безнең өчен әлеге ярдәм төрле мәсьәләләрдә кирәк. Россия Кызыл Хач җәмгыяте психологлары һәм белгечләренең кризислы хәлләрдә эшләүдә зур тәҗрибәсе бар. Безнең өчен бу бик яхшы ярдәм», - дип искәртте вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100