news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Киселева: "Зазеркалье"да без су, коры җир һәм һава, спорт һәм сәнгатьнең төрле төрләрен берләштерәбез

30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Казанның Спортның су төрләре сараенда "Зазеркалье" дигән яңа ел тамашасы узачак

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселеваның "Зазеркалье" исемле яңа ел тамашасында шул исәптән Татарстаннан да, 80гә якын актер катнаша. Төрле яшьтәге тамашачылар өчен әкияти тамаша 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Казанның Спортның су төрләре сараенда узачак. Бүген бу хакта  спортчы журналистларга "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

"Зазеркалье" Мария Киселева Казанда тәкъдим иткән икенче спектакль булачак. Узган ел казанлылар «Русалочка и сокровища пиратов» тамашасын күрү бәхетенә иреште. "Бу узган елгы "Русалочка"дан бөтенләй аерылып торучы яңа спектакль", - дип ышандырды Олимпия чемпионы.

"Тагын без "Зазеркалье"да без су, коры җир һәм һава, спорт һәм сәнгатьнең төрле төрләрен берләштерәбез. Бу спектакльдә актерлар һәм спортчылар төрле рольләр башкарып, актерлардан спортчыларга һәм киресенчә әйләнеп, бергә эшләячәк. Бер өлкә профессионаллары үзләрендә яңа сәләтләр ачу бик әһәмиятле", - диде ул.

М.Киселева сүзләренчә, "Зазеркалье" - тулысынча уйлап чыгарылган тарих, сценариясе бик үзенчәлекле, музыкасы махсус язылган, декорация һәм кастюмнары да махсус аңа эшләнгән. "Актерлар рольгә кереп китә һәм бик тә эмоциональ эшли. Алар һәр спектакльгә күңелләрен сала", - дип өстәде ул.

Спектакльнең премьерасы ике ел элек Мәскәүдә булган, узган ел Санкт-Петербургта күрсәтелгән. "Ел саен спектакль яхшыра, яңара. Сценарий үзгәрми, әмма вакытлы булсын өчен шәһәр һәм мәйданчыкка яраша", - дип ассызыклады ул.

Тамашачылар флайбордта баш әйләндергеч трюклар, гаҗәеп суга сикерүләр, синхронлы йөзү йолдызлары чыгышларын һәм һава гимнастлары очышын күрәчәк. Олимпия чемпионы сөйләгәнчә, спектакльнең нигезе - синхронлы йөзү. Анда катнашучы спортчыларның күбесе Татарстаннан, аерым алганда, Чаллыдан. Суга сикерүчеләр -  Россия һәм Белоруссиянең төрле төбәкләреннән. Драматик һәм хореография актерларын сайлап алу өчен Казанда кастинг үткәрелгән, шулай ук тиздән өстәмә актерлар сайлап алыначак.

Тамаша 1 сәгать тә 10 минут дәвам итә. "Балалар спектакльне башыннан ахырына кадәр карарга тиеш. Спектакль балалар сюжет җебен югалтмас өчен, тәнәфессез барачак", - диде М.Киселева.

Аның сүзләренчә, мондый проектның бер бурычы - спортның су төрләрен популярлаштыру.                 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100