Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мария Киселева Казанда суда “Зазеркалье” исемле шоу тәкъдим итәчәк
Әкияти тамаша Спортның су төрләре сараенда 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәр барачак
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа ел каникуллары көннәрендә өч тапкыр олимпия чемпионкасы Мария Киселева Казанда яшәүчеләрне һәм башкала кунакларын судагы гаҗәеп матур “Зазеркалье” тамашасына чакыра. Барлык яшьтәге тамашачылар өчен әкияти тамаша Спортның су төрләре сараенда 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 2015 нче елның 10 нчы гыйнварына кадәр барачак.
Шоуда танылган спортчылар, синхронлы йөзү һәм суга сикерү буенча йолдызлар, театр һәм цирк артистлары, хореография коллективлары чыгыш ясаячак. Катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы артистлары һәм спортчылары.
“Зазеркалье” исемле Яңа ел шоуы суда, сәхнәдә һәм һавада җәелдерелеп, барлык киңлекләрне берләштерәчәк. Тамашачыларны флайбордларда башларны әйләндерерлек трюклар, биеклектән суга сикерүләр, синхронлы йөзү осталары чыгышы һәм һава гимнастлары очышлары да битараф калдырмаячак. Тамашада катнашучыларның осталыгын фантастик декорацияләр һәм махсус эффектлар ассызыклаячак. Шоуның төп каһарманнары сөйләмендә таныш тавышлар ишетеләчәк, аларны телевидение, кино һәм музыка сәхнәсе йолдызлары – Гарик Сукачев (Коршун), Оскар Кучера (Флай), Татьяна Лазарева (Абаж) яңгырата.
Тамаша алдыннан нәни кунакларны кызыклы күңел ачу чарасы көтә. Шоу 1 сәгать 10 минут дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз