news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Голованова: Миндәге табигыйлык җиңүгә китергәндер дип уйлыйм

Казан укытучысы иң яхшы биш укытучы исемлегенә эләкте һәм соңгы сынау булган матбугат конферециясендә катнашачак.

Мария Голованова: Миндәге табигыйлык җиңүгә китергәндер дип уйлыйм
Гөлнар Гарифуллина

(Ростов-на-Дону, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан укытучысы Мария Голованова үзенең табигыйлыгы җиңүгә китергәндер дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Бүген Ростов на Дону дәүләт музыкаль театрында «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең биш призеры игълан ителде. Тантаналы чарада РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, бәйгенең Зур Жюри рәисе, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий катнашты. 

«Минем табигыйлык, үзем булып калырга тырышуым җиңүгә китергәндер дип уйлыйм. Мин көндәлек тормышта дәрестә нинди булсам, конкурста да шундый. Минем уңышның сере шундадыр. Зур дулкынлану, горурлык тоям, үзеңнең илнең иң яхшы укытучыларының берсе булуына тирәннән төшенү өчен вакыт кирәктер әле», — дип белдерде Мария Голованова.

Ул үзе өчен бәйге сынаулары әллә ни авыр булмаганын әйтте. «Дәрес һәм сыйныф сәгате укытучы өчен гадәти, ияләнгән эш, ә мастер-класс эш тәҗрибәсен системага салып күрсәтү. Дөрес, мастер-класс укытучылар өчен кеше алдына чыгып ясауны исәпкә алганда бераз авыррактыр. Ростовта балалар бик ачык, актив, шуңа күрә дәрес уздыру бик уңайлы булды», — диде. 

Ул Казаннан укучы балалары видеосәламнәр юллап торганы, гаиләсе рухландырып торганы турында сөйләде. «Әти-әниләрем, ирем, балаларым көтә. Кичә сынаулар тәмамлангач һәм болай да яхшы нәтиҗәгә ирешкәнемне аңлагач, мин тынычландым. Бәйгедә 15 иң яхшы укытучы арасында булу да безнең һөнәрдә зур казаныш», — диде. 

Хәзер 5 укытучы Мәскәүдә матбугат конференциясендә катнашып, абсолют җиңү өчен көрәшәчәк. 12 октябрьдә Мария Голованова Мәскәүдән Казанга кайтып, 13-14 октябрьдә эшкә чыгачагын, беренче көнне үк эшкә бүген бүләк ителгән бәллүр пеликан сынын алып барачагын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100