news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Голованова: Җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаганда курку тоймыйм

«Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Казан укытучысы мастер-класстан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Мария Голованова: Җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаганда курку тоймыйм
Гөлнар Гарифуллина

(Ростов-на-Дону, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы, 15 лауреат исемлегенә кергән Казан укытучысы Мария Голованова җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясаганда курку тоймаганын әйтте.

Бәйгенең Ростов дәүләт музыкаль театр сәхнәсендә узган мастер-класс сынавыннан соң, ул «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашты.

«Миңа кеше алдына чыкканда, махсус аерым әзерлек кирәкми. Чыгам да, шул гел гадәттәгечә эшли торган эшемне эшлим. Мастер-классны ничек алып барсам, дәресне дә шулай үткәрәм, дәресне ничек алып барсам, реаль тормышта да, кешеләр алдында да шулай чыгыш ясыйм», — диде Мария Голованова.

Шулай да ул бәйгедә эмоциональ киеренкелек көчле булуын таныды. «Бу инде ярыш кебек. Кемгәдер кеше алдында чыгыш ясау бик авыр. Мин элек бию белән озак шөгыльләндем, сәхнәдә күп чыгыш ясадым, шуңа күрә кеше алдында чыгыш ясаганда, курку тоймыйм», — ди Казанның 122 нче гимназия укытучысы. 

Аның фикеренчә, бәйгедә катнашу ул үз-үзеңне җиңү, дәрәҗәңне күтәрү алымы. «Комфорт зонасыннан чыгып катнашып карау һәр укытучы өчен файдалы. Хаталарыңны күреп, төзәтеп, һөнәри үсеш мөмкинлеге бар», — дип саный лауреат. 

Мария Голованова әйтүенчә, ул әле көндәшләренең чыгышларын карамаган. «Башка чыгышларны тыңламадым. Вакыт та юк. Без коллегалар белән башкаларның дәресләрен стресс шартларында түгел, ә кайтып тыныч кына карап, анализ ясарбыз дип сөйләштек. Үземне беркем белән чагыштырасым килми, дәрес карау миңа хәзер комачаулар гына иде», — диде ул. 

Укытучы класс сәгате сынавы да уңышлы узган, дип саный. «Минем шушы төбәк үзенчәлекләре, тарихы белән танышу мөмкинлеге бар иде. Балалар күңеленә ачкыч таптым дип уйлыйм. Ростов балалары бик ачык. Балаларда җавап табу җиңел. Үзем эмоциональ, алар да шулай эмоциональ җаваплар бирделәр. Мохите дә яхшы иде. Уңышлы узды дип уйлыйм», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100