news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария гимназиясенең 150 еллыгына КДУ карамагындагы лицейда музей ачылды

Анда 200дән артык экспонат бар, күбесе төп нөсхәдә

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Казан дәүләт университеты карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей үзенең 150 еллыгын билгеләп үтә. Дөрес, лицей дип йөртелә башлаганчы, 1859 елдан ул Казан кызлар училищесы, аннары Мария кызлар гимназиясе дип аталган. Казанның Рәхмәтуллин урамында урнашкан бинасы да үзенә күрә уникаль, чөнки алдарак әйтелгән уку йортыннан  тыш, анда 1918 елдан Югары баскыч хезмәт мәктәбе, аннан соң Хәрби һава көчләре мәктәбе, 1950 еллардан 6 нчы урта мәктәп урнашкан булган. Шул рәвешле, 150 ел дәвамында укыту процессы дәвам иттерелә килә.

Бу уку йорты оешу вакыты 30 августка караса да, юбилей чаралары дәвамлы. Казан дәүләт университетының 205 еллыгына да туры китереп, бүген лицейда «Мария гимназиясеннән КДУ карамагындагы лицейга кадәр 150 ел» дигән исемдә музей ачылды. Шул уңайдан уку йортына килгән ТР мәгариф министры Илдар Гыйльметдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм Казан хакимияте аппараты җитәкчеләре махсус чакырылган иде. Лицей директоры Елена Скобельцина сүзләренчә, музейда барлыгы 200дән артык экспонат исәпләнә, күбесе төп нөсхәдә. Алар турында зур кунакларга гимназия кызлары киеп йөргән көрән төстәге озын форма күлмәк һәм ак алъяпкычлы лицей кызлары берсен-берсе дәвам иттереп сөйләде. Экспонатлар арасында ул чорларны күзалларга ярдәм итәрлек XIX гасыр ахыры - XX гасыр башына караган күп санлы фотосурәтләр, открыткалар, акча берәмлекләре, документлар, уку әсбаплары һәм китаплар, гимназия кызлары манып язган кара савыты, шәмдәлләр, туп ядрәсе (ул 2005 елдан соң үткәрелгән капиталь ремонт эшләре барышында бина нигезеннән табып алынган), элеккегегә охшатып ясалган парталар белән кара такта, «Правда» газетасы һ.б. куелган, борынгы сәгать исә бүгенге көн минутларын санап тора.

Минем өчен шушы мәктәпнең, аның педагогик коллективының бер өлеше итеп тою зур дәрәҗә, һәр шимбәне бирегә килеп, лицей балалары белән бик шатланып эшлим, шулай ук министрлыкка якын гына урнашкан булуы да бирегә кунаклар белән ешрак килергә мөмкинлек бирә, дип белдерде музей бүлмәсеннән соң актлар залына күчкән тантанада котлау сүзе белән чыккан министр А.Гыйльметдинов. Директор сүзләренчә, министр «Лидерлык дәресләре»н факультатив рәвештә укыта, аның дәресләренә 7-11 класс укучыларыннан проектта катнашырга теләк белдергән 40 укучы йөри. Аңлашыла ки, дәрестә төрле ситуатив мизгелләр, яшьтәшләре һәм олылар белән мөгамәлә кору серләре, тормышка караш һәм анда үзеңнең урыныңны табу кебек мәсьәләләр карала. Директор бу дәресләрдә укучыларның дөньяга карашы җитдиләнүен, анда хәтта кайбер педагоглар да кызыксынып йөрүен белдерә. «Проект кысаларында укучыларыбыз бәбиләр йортында булып, аннан үзгәреп кайттылар, кеше хәленә керә белү, кызгану кебек хисләр аларга инде таныш», - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Мэр И.Метшин укучыларны һәм педагогик коллективның шатлыгын уртаклашып, гимназия тарихын алга таба да саклауларын, белем дөньясында иң алдынгы урыннар яулауларын теләде һәм истәлеккә Казан шәһәре тарихы, мәдәни мирасы турында затлы китап бүләк итте.

Тантана барышында «Казан Мария гимназиясе – Казан дәүләт университеты карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей: белем бирүгә 150 ел хезмәт итү» дип аталган рус телендә яңа гына КДУ нәшриятында басылган китап тәкъдим ителде һәм алар кунакларга бүләк итеп бирелде.

Лицей укучылары исә тулы гасырдан артык еллар элек тел белеме дәресеннән бер күренешне сәхнәләштереп, балет биюе аша гимназиядә укучы кызның күңел түрендәге хисләрен аңлатып, ул чор атмосферасын тоярга мөмкинлек бирде.

  
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100