news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Ефлова: Татарстан сайлаучысы бик җаваплы

Татарстанда Россия Президентын сайлауда катнашучылар саны, социаль тикшеренүләр буенча, 85 процент тәшкил итәргә мөмкин. Бу хакта ТНВның «Бөтен гаилә белән сайлауларга» телевизион марафоны эфирында КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Ефлова сөйләде.

«Татарстан сайлаучысы бик җаваплы – бу беренче үзенчәлек. Авылда да, шәһәрдә дә сайлауларда катнашучыларның гомум күрсәткече югары була. Социаль тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча сайлауга килүнең гомум күрсәткече 85 процент булыр дип уйлыйм», – дип аңлатма бирде ул.

Ефлова үзенең гаиләсе ничек тавыш бирүе турында да сөйләде. Быел аның оныгы туган. Балада тумыштан ук актив гражданлык позициясе тәрбияләнә.

«Минемчә, сайлау – күпьеллык традиция, ул 50-60 ел элек барлыкка килгән. Балачагымны да хәтерлим, сайлауга әти-әнием белән бара идек. Хәзер тавыш бирүнең 3 көн дәвам итүе бик уңайлы. Бу бөтен гаилә өчен дә җайлы», – дип өстәде КФУ вәкиле.

Мария Ефлова сүзләренчә, ата-аналар үз балаларына сайлау кебек мөһим вакыйгалар башланганчы ук тәҗрибә тапшырырга тиеш. Бу озак һәм тырышлык сорый торган эш.

«Гаилә – төп һәм мөһим гаилә институты булып тора. Ул бик мөһим функцияләр башкара: икътисади, социаль, ял, мәдәни. Гаиләдә әлеге функцияләрне саклау бик мөһим. Дәүләт һәм җәмгыять алдында да гаиләнең барлык функцияләрен саклау бурычы тора», – дип нәтиҗә ясады Ефлова.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100