Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Марий ушем” оешмасы Дәүләт Думасына туган телләрне укытуга бәйле мөрәҗәгать әзерли
Оешма җитәкчесе Владимир Козлов барлык телләрнең дә тигез хокуклы булуына басым ясый.
(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Марий Эл Республикасының “Марий ушем” (мари берлеге) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Козлов туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына бәйле рәвештә Дәүләт Думасына мөрәҗәгать әзерләнүен “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.
“Бик күп әйбер Дәүләт Думасыннан тора. Халык фикерен тыңламасалар, бик начар булачак, әлбәттә. Без бит марилар теле иң яхшы тел димибез, татар халкы да татар теле иң яхшы тел дими, без бары тик телләр, халыклар кебек, тигез хокукка ия дибез”, - диде Владимир Козлов.
“Марий ушем” җитәкчесе туган телләрне яклаучы җәмәгатьчелек вәкилләре аз булуына зарланды. “Марий Эл Республикасында курыкмыйча сүз әйтерлек, туган телне саклап калу максатыннан көрәшерлек кеше юк диярлек”, - ди Козлов.
Ул туган телне укытуны факультатив дәрәҗәгә төшерүнең нәтиҗәләре берничә елдан соң күренәчәк дип уйлый. “Туган телләр юкка чыгарга тиеш түгел. Чит ил телләрен дә мәҗбүри рәвештә өйрәтәләр бит. Ничек инде туган тел факультатив кебек кенә тәкъдим ителсен. Бу бит баланың хисләрен кимсетеп кенә калмый, аның психикасына да зыян сала”, - диде Владимир Козлов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз