news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элның экс-башлыгына карата җинаять эше кузгатылган

Леонид Маркелов республика хакимияте хезмәткәрләренә алты миллион хезмәт хакын дөрес күчермәүдә шикләнелә.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Марий Элның элеккеге башлыгы Леонид Маркеловка карата хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә “RT на русском”.

Тикшерүчеләр Маркелов республика хакимияте хезмәткәрләренә алты миллион хезмәт хакын дөрес күчермәгән дип саный.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Маркелов утлы коралларны законсыз саклаган өчен ришвәт алуда да шикләнелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100