news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марий Элга яңа прокурор итеп 52 яшьлек Казан кешесе билгеләнде

Сергей Беляков Казан дәүләт университетын тәмамлаган, прокуратура органнарында 1995 елдан бирле эшли.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Марий Элда яңа прокурор итеп Сергей Беляков билгеләнде, дип хәбәр итә “Марийская правда”.

Сергей Беляковка 52 яшь, ул Казанда туган, Казан дәүләт университетын тәмамлаган, прокуратура органнарында 1995 елдан бирле эшли.

Карьерасын Татарстанда өлкән тикшерүче вазифасында башлаган. Аннан Сергей Беляков прокурор булып Баулыда һәм Чаллыда эшләгән. Соңрак Түбән Новгородта прокурор ярдәмчесе, 2013 елдан Дагыстан Республикасы прокурорының беренче ярдәмчесе.

Сергей Беляков – өченче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе, Россиянең атказанган прокуратура хезмәткәре, Дагыстан Республикасының атказанган юристы, “Россия прокуратурасы мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгәне бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot