news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элда яшәгән җәмәгать эшлеклесе Равия Абдуллина 89 яшендә вафат

Ул Ульяновск өлкәсендә мәктәпләрдә татар теле укытылуга да зур өлеш керткән.

Марий Элда яшәгән җәмәгать эшлеклесе Равия Абдуллина 89 яшендә вафат
Рамай Юлдашев

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ульяновск өлкәсе һәм Марий Эл республикасында татар җәмәгатьчелеге активисты булган Равия Абдуллина вафат.

Ульяновск өлкәсендә күп еллар аның белән хезмәттәшлек иткән укытучы Резедә Садыйкова сүзләренчә, 1962-1993 еларда Равия Абдуллина укытучылар белемен күтәрү институтында өлкәнең милли мәктәпләре буенча методист булып эшләгән.

«Без — татар теле укытучылары аның белән бергә матур итеп эшләдек. Ул эшләгәндә бик күп мәктәпләрдә татар телен укыта башладылар. Ул һәрвакыт төпле киңәшләр бирә иде, сабыр холыклы, тыныч кеше, дәрәҗәле, абруйлы укытучы иде. Ул елларда татар телен, мәдәниятен, тарихын торгызуда бергә эшләдек. Равия апа РФСР һәм СССР халык мәгарифе отличнигы исемнәренә ия», — дип сөйләде ул.

Резедә Садыйкова әйтүенчә, ул гаиләле булмаган. «Без якында гына яшәдек, мине кызы итеп күрә иде», — ди ул. 9 июнь көнне Равия Абдуллинага 90 яшь тулыр иде.

2000нче елларда Равия Абдуллина туганы янына Йошкар-Олага күчә. Анда да активист була.

«Иҗтимагый эшчәнлектә һәм мәчет тормышында актив катнашты. Акыллы нотыклары белән рухландырып торды. Халык арасында агарту эшләре алып барды. Бик күп чараларны оештыруда катнашты, күңелен, җанын биреп эшләде, үтемле итеп сөйли иде», — диде сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашев.

Равия Абдуллинаны бүген Медведево бистәсенең Татар зиратында җирләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100