news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марий Элда "Шома бас" II Халыкара бию бәйге-фестивале узачак

Үткән ел тәүге фестивальдә Марий Эл, Татарстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан 30 коллектив катнашкан иде.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Марий Элның башкаласы Йошкар Олада 13 майда “Шома бас” II Халыкара бию фестиваль-бәйгесе узачак. Марий Элның Татар мәдәнияте үзәге, республиканың Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылучы бию бәйрәменең максаты – милли музыка һәм биюләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне иҗади үсешкә этәрү.

Татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендә чыгышлар 7-12, 13-17 яшьлекләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк биючеләр арасында аерым, “Халык биюе”, “Халык биюен стильләштерү”, “Заманча бию”, “Эстрада биюе”, “Классик бию” кебек номинацияләрдә бәяләнәчәк.

Узган ел беренче фестивальдә Марий Эл, Татарстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан 30 коллектив катнашкан иде. Әйтергә кирәк, Йошкар Ола шәһәрендә “Шома бас” Төбәкара татар биюе фестиваль-бәйгесе дә үткәрелеп килә, узган ел ул бишенче тапкыр узды. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot