news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марий Элда автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан: үлүчеләр дә бар

Советский торак пунктында булган һәлакәттә 15 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Марий Эл республикасында автобус һәм җиңел автомобиль бәрелү аркасында ике кеше һәлак булган, тагын 15 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Әлеге юл һәлакәте турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама ясап, ТАСС агентлыгы җиткерә.

Хәбәр ителгәнчә, юл-транспорт һәлакәте бүген Советский торак пунктында була. Әлегә һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot