news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Марий-Эл кунагы драматурглар семинарында татарча биеп күрсәтте
Ипполит Лобанов драматургия халыкларны берләштерә дигән фикердә.
Скопировать ссылку
Салават Камалетдинов
(Биектау районы, 6 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бүген Биектау районы Кече Битаман авылында бөтенроссия драматурглар семинарының ачылыш тантанасында Марий-Эл Республикасыннан килгән халык язучысы Ипполит Лобанов халыкны көйсез генә татарча биеп шаккаттырды.
«Узган гасырның 60 нчы елларында мин Казанда офицер булып хезмәт иттем, шәһәрдә элемтә тоташтырып йөрдек. Кыскасы, минем татарстанлылар белән элемтәм һәрчак булды, эш буенча да, драматургия буенча да», - диде ул.
«Мин татар җырларын бик яратам. Хәзер шул җырның ике юлын гына хәтерлим. «Ай, дусларым, дусларым» дигән сүзләре бар. Татарча биергә дә яратам», – дип, көйсез генә татарча биеп тә күрсәтте.
Ипполит Лобанов төрле милләт арасында дуслык саклансын иде дигән теләген дә белдерде. «Драматургия, театр халыкларны берләштерә. Казанга килгән саен сезнең спектакльләрне карыйм. Искиткеч спектакльләр була. Тәрҗемәсез дә барысын да аңладым. Халыклар арасындагы дуслык саклансын!» – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot