news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мариупольнең яңартылган Җәмигъ мәчетендә беренче Мәүлид узды

26 сентябрьдә Мариупольнең Җәмигъ мәчетендә, беренче Мәүлид ән-Нәби узган. Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чарада Донецк Халык Республикасы Диния нәзарәтенең барлык мөселман җәмгыяте вәкилләре катнашкан. Яңартылганнан соң, мәчет күптән түгел генә — 6 сентябрьдә тантаналы төстә ачылган иде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Донецк Халык Республикасы Диния нәзарәтенең имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Таиров үзенең вәгазендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тормышы һәм аның кешелеккә калдырган үгет-нәсихәте һәм рухи мирасы турында сөйләгән. Дини чарада катнашучылар салаватлар әйткәннәр.

Мариуполь Җәмигъ мәчетенең уку сыйныфында «Социаль-сәяси конфликтлар барышында халыкка ярдәм күрсәтү эшендә төп ысуллар» дигән темага практикум үткәрелгән. Практикумны «Әл-Васатыйя – уртачалык» үзәге директоры Сергей Зязин оештырган һәм алып барган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, август һәм сентябрь айларында Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин әһелләре курс укулары узганнар.

Традицион татар ашыннан соң дин әһелләре Азов диңгезе ярына юл тоткан — анда пәйгамбәрнең с.г.в. тормыш юлына багышланган әңгәмә һәм дискуссияләр үткәрелгән. Чара җәмәгать белән намаз уку белән тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100