news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды

Мариупольдә  Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды
https://www.muslim.ru/

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Ураза бәйрәме көнендә, 2 майда, Сөләйман солтан исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчетенә җыелды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер-фатихасы белән бәйрәм намазын Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Таиров үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте – Донбасс мөхтәсибәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин Аллаһ йортына җыелган мөселманнарга Россия мөселманнары башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен тапшырды.

«Мариупольгә Россия мөселманнары исеменнән гуманитар ярдәм китерелде, аны мөселманнарга да, башкаларга да тараттылар. Мөселман өммәте бердәмлеге белән көчле», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100