news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мариуполь Җәмигъ мәчетен Әхмәт Кадыров исемендәге фонд акчасына төзекләндерәләр

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Мариуполь шәһәренең Приморье паркында чиркәү һәм мәчет торгызу эшләре барышын карады. Биредә парк территориясен комплекслы рәвештә төзекләндерәләр, шулай ук православие гыйбадәтханәсен һәм мәчетне торгызалар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмигъ мәчетен торгызу эшләре Россия мөселманнарының дини лидеры Мөфти Шәех Равил Гайнетдиннең фатихасы белән һәм Россия Герое Әхмәт Кадыров исемендәге фонд акчасына башкарыла.

Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Мариупольдә объектларны торгызу эшен алып бара. 5 августта ул кабат Донецк Халык Республикасында булды, анда шул исәптән Мариуполь мәгариф учреждениеләренең уку елы башына әзерлек дәрәҗәсен тикшерде, шулай ук Мариуполь Җәмигъ мәчетендә булды.

«Шәһәр халкының яраткан ял итү урыны һәм иң зур Приморье паркында да киң колачлы эшләр алып барыла. Аның бөтен территориясен комплекслы рәвештә төзекләндерәбез - юлларны, яр буена төшү сукмагын, төп аллеяны һәм һәйкәлләрне яңартабыз, якын арада беренче чираты тәмамланачак», - дигән Марат Хөснуллин Телеграм-каналда.

news_right_1
news_right_2
news_bot