news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марипов хәрби конфликт турында: Кыргызстан һәм Таҗикистан сөйләшүләрне дәвам итәчәк

Кыргызстан Премьер-министры билгеләп үткәнчә, сугыш хәрәкәтләрен туктату белән бергә, конструктив сөйләшүләрне алга таба дәвам итү, кораллы конфликтны тиз арада җайга салуга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча да килешүгә ирешелгән.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Кыргызстан һәм Таҗикстан илләрнең үсеш кичерүе һәм халыкларның иминлеге хакына дусларча мөнәсәбәтләрне сакларга тиеш. Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов Казан ратушасында Евразия Хөкүмәтара советы утырышында шулай дип белдерде.

Марипов 29 апрельдә Таҗикстан һәм Кыргызстан чигендә кораллы конфликт булуын искәртте. «Без бу вазгыять хакында Таҗикстан Премьер-министры белән фикер алыштык, аны сәяси-дипломатик сөйләшүләр ярдәмендә тыныч юл белән җайга салырга әзер булуыбыз хакында белдердек», - диде ул.

Кыргызстан Премьер-министры билгеләп үткәнчә, сугыш хәрәкәтләрен туктату белән бергә, конструктив сөйләшүләрне алга таба дәвам итү, кораллы конфликтны тиз арада җайга салуга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча да килешүгә ирешелгән.

«Кичә РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Владимирович Мишустин белдергәнчә, төрле бәйсез дәүләтләрне тәкъдим итсәк тә, безнең тарихыбыз һәм традицияләребез уртак», - дип искәртте Марипов.

Ул Казанның Россиядәге иң борынгы тарихи шәһәрләрнең берсе булуын, үзенең мәдәни күптөрлелеге белән дан тотуын билгеләп үтте. «Биредә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер итә», - дип сүзен төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100