news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марина Решетова һәм Нияз Гарифуллин автобус йөртүчеләр конкурсында җиңде

Марина Решетова һәм Нияз Гарифуллин автобус йөртүчеләр конкурсында җиңде
Фото: «2нче ПАТП» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте

Казанда «2нче ПАТП» муниципаль унитар предприятиесе базасында автобус йөртүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы узды. 16 кеше – 11 ир-ат һәм биш хатын-кыз предприятиенең иң яхшы автобус йөртүчесе исемен алу өчен көрәште. Ярышлар предприятиенең 50 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә «2нче ПАТП» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Катнашучыларга һәм хезмәткәрләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул коллективны юбилее белән котлады, предприятиегә уңышлар, ә конкурсантларга җиңү теләде.

Татарстанның Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри берлеге рәисе Юрий Данилов предприятиегә нигез салган ветераннарга рәхмәт белдерде. Алар арасында ул хезмәт юлын автобус йөртүче булып башлаган һәм хәзер генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелгән Альберт Мөхәммәтшинны аерым билгеләп үтте.

Конкурс ике этаптан торды. Башта автобус йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, аннары фигуралы йөртү осталыгын күрсәтте.

Бәйге йомгаклары буенча хатын-кызлар арасында Алена Давыдова - өченче, Юлия Симонова икенче урынны алды. 89нчы маршрутта эшләүче Марина Решетова беренче урынны яулады.

Ир-атлар арасында Умеджон Хамрокулов - өченче, Вадим Матвеев икенче урынга лаек булды. 36нчы маршрутта эшләүче Нияз Гарифуллин иң яхшы автобус йөртүче дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot