Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Балаларга үзләре теләгән эш белән шөгыльләнергә комачауламау мөһим
Татарстан буенча баш дәүләт санитар табиб Марина Патяшина «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында үз гаиләсе турында һәм, тыгыз эш графигына карамастан, өендә җылы мохит саклап калу алуы турында сөйләде.
«Гаилә белән яшәү җиңел түгел. Барыбызның да бурычлары бар, һөнәри деформация уза. Иң мөһиме – ир белән хатынның яраткан эше белән шөгыльләнергә бер-берберсенә комачау итмәве», – дип билгеләп узды Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татастан идарәсе җитәкчесе.
Ул шулай ук, ире Вячеслав белән балалар иҗат йортында танышканын әйтте. Узган елда алар көмеш туйларын билгеләп узган, өч балалары бар – бер кыз һәм ике малай.
«Гаилә тренды безнең һәрнәрсәдә. Без әз генә буш вакыт булса да гаилә белән уздырабыз. Елга бер тапкыр Раштуага фотосессиягә бару традициясе дә бар», – диде.
Патяшина балаларын ничек итеп тәрбияләве турында сөйләде. Аларда хезмәткә, олыларга, илгә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү мөһим, дип саный. Ата-анасы ничек тырышканын күргән бала үзе дә белемгә омтыла, ди ул.
«Балаларга үзләренә ошаган эш белән шөгыльләнергә комачауламаска, үзебез ирешмәгәнне көчләп такмау мөһим», – диде Патяшина.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
- Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
- Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз