news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе үзе дә грипптан прививка ясатты.

Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде
Владимир Васильев

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларны грипптан прививка ясатырга өндәде. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

“Сез дә риск категориясендә торасыз, чөнки күп кешеләр белән аралашасыз. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга кирәкми. Үкенечле үлемнәр бездә булмаса да, Россия шәһәрләрендә алар булды”, - дип кисәтте ул. Прививка ясаткан кешеләр арасында былтыр бер грипп очрагы да теркәлмәгәнен искәртте.

Марина Патяшина бүген үзе дә матбугат очрашуыннан соң прививка ясатты. “Өч балам бар, аларга да ясатам. Йөкле вакытта да ясаттым. Ул вирустан саклый, бер зыяны да юк. 100 процент саклый димибез, ләкин барыбер авырсагыз да җиңелчә формада узачак. Мин әти-әниләрем, бөтен туганнарым, гаиләм сәламәтлеге сагында торам”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100