Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марина Патяшина: Язга коронавируска коллектив иммунитет барлыкка килер дип ышанам
Декабрьдә Татарстанда коронавируска күмәк иммунитет 51 процент булган.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада язга коллектив иммунитет барлыкка киләчәгенә ышанычын белдерде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта әйтте.
Марина Патяшина Татарстанның коллектив иммунитет булдыруда сынау тикшерүендә катнашуын билгеләп узды. «Татарстанның барлык районнарыннан, төрле яшь төркемнәреннән, барлык һөнәри төркемнәрдән өч мең кешене тикшерәбез. Июньдә шушы өч мең кеше арасында иммунитет 31 процентында ачыкланды, шушы ук кешеләрнең сентябрьдә 45 процентында иммунитет булуы билгеле, декабрьдә 51 процент иде», — диде.
Патяшина күмәк иммунитет 60 процент дәрәҗәсендә булырга тиешлеген искәртте.
«Республикада 190 меңнән артык кешегә кыска вакыт эчендә вакцинация үткәрелә икән, мин майга коллектив иммунитет барлыкка килер, бу безгә коронавирус таралу тепмларын акрынайтырга мөмкинлек бирер, дип ышанам. Алга таба коронавирустан вакцинация, грипптан вакцинация кебек үк, ел саен тәкъдим ителер дип фаразлыйм», — дип белдерде Татарстанның баш санитар табибы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз