Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина унике инфекциядән вакцинация начар барган районнарны атады
Өлкәннәр арасында вакцинация планын Актаныш, Буа, Питрәч районнары һәм Яр Чаллы шәһәре үтәмәгән.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларны вакцинацияләү планы тугыз муниципаль районда үтәлмәгән. Иң түбән күрсәткечләр Аксубай, Балык Бистәсе, Әлки районнарында. Яр Чаллы, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Әгерҗе, Биектау районнары да «кара» исемлектә.
Илкүләм календарь буенча, унике инфекциядән унбере буенча вакцинация планы үтәлгән. Иммунизация буенча артта калган территорияләр дә бар. Өлкәннәр арасында вакцинация планын Актаныш, Буа, Питрәч районнары һәм Яр Чаллы шәһәре үтәмәгән. Бу хакта коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.
«Былтыр республикада кызамык, бума ютәл (коклюш), колак арты шеше (эпидемик паротит) очраклары теркәлмәгән. Бу чирләрнең барысыннан да вакцинация уздырыла. Прививкаларны дөрес планлаштыру мөһим бурыч санала», — дип белдерде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз