Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина Татарстанда теркәлми башлаган йогышлы авыруларны әйтте
Татарстанда ел саен 2 млн кешегә йогышлы авырулардан прививкалар ясала.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан буенча Роспонтребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда теркәлми башлаган йогышлы авыруларны атады. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Европада иммунизация атналыгына багышланган брифингта әйтте.
Аның сүзләренчә, Татарстанда вакцинация нәтиҗәсендә, 2017 елда дифтерия, эпидемик паротит, кызылча, кызамык, үтә көчле В гепатиты авыруларының 63 меңнән артык очрагы булдырылмый калган.
“Моннан тыш, без йогышлы чирләрне киметүгә ирешәбез. Узган елда республикада прививка ясатылган 65 йогышлы авыру очрагы теркәлгән, бу 2016 елга караганда, 5,8 тапкыр кимрәк. 2016 елда Татарстанда мондый 378 очрак теркәлгән булган”, - диде Марина Патяшина.
“Ел саен Татарстанда 2 млн нан артык кешегә төрле прививкалар ясала. Соңгы ун елда бу йогышлы авыруларның санын 3,3 мәртәбә киметкән. Татарстанда 1995 елдан бирле 23 ел дәвмында полиомиелит авыруы теркәлми. 2009 елдан бирле дифтерия белән авыручылар юк. 2011 елдан кызылча белән авыру очраклары ачыкланмый, тумыштан кызылча да теркәлми. 2010 елдан балаларда үтә көчле гепатит очраклары күзәтелми. Былтыр гриппка каршы халыкның 41 процентына прививка ясалды. Вакцинация нәтиҗәсендә, соңгы ун елда грипп белән авыру 12 тапкыр кимеде”, - диде Роспотребнадзор башлыгы.
Ул һәр илдә профилактик прививкалар календаре булуын һәм тиешле яшьтә прививкаларның бушлай уздырылуын искәртте.
Марина Патяшина әйтүенчә, Россиядә барлыгы 12 инфекциягә каршы вакциналар бар. Бу туберкулез, полиомиелит, бума ютәл, дифтерия, катып калу (столбняк), кызамык, эпидемик паротит, В Гепатиты, кызылча, грипп, гемофиль инфекция, пневмококк инфекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз