Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Татарстанда мөһим чараларда ковид вазгыяте кискенләшмәвенә ирештек
«Без хәзер әкренләп, ковидка каршы чараларны үтәп, гадәти тормышка кайтабыз», — диде.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда 2020 елда мөһим вакыйгаларда ковид вазгыяте катлауланмавы турында сөйләде.
Ул Җиңү парады, ТАССРның 100 еллыгы белән бәйле чараларда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча, Татарстан Президентын сайлауларда вируска каршы кертелгән чаралар нәтиҗәсендә чир күпләп таралуына чик куелганын әйтте.
«Нәтиҗәдә, бездә, башка субъектлар белән чагыштырганда, вазгыять яхшырак булды», — диде баш санитар табиб.
Ул ковидка каршы көрәш барышында гадәти булмаган карарлар, чаралар күрергә туры килгәнен искәртте. «Без хәзер әкренләп ковидка каршы чараларны үтәп, гадәти тормышка кайтабыз», — диде.
Ул апрельдә вазгыять тагы да кискенләшкәч, эчке рейслар белән кайтучыларга санитар карантин контроль тагын да көчәйтелгәнен искәртте. «Изоляция режимын күзәтеп тордык. Барлыгы 115 мең кешене контрольдә тоттык», — дип белдерде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз