news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Татарстанда коронавирустан вакциналар җитәрлек

«Без 1,1 млн кешегә прививка ясаттык, тагын 2 млн 400 кешегә ясатырга кирәк», — диде ул.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавируска каршы вакциналар җитәрлек.

«Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, әлегә республикада 594 мең 354 доза вакцина исәпләнә.

«Без 1,1 млн кешегә прививка ясаттык, тагын 2 млн 400 кешегә ясатырга кирәк. Вакцина барлык категория кешеләр өчен җитәрлек булачак, проблемалар юк», — диде Марина Патяшина.

Бүген коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100