news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Татарстанда аралашу вакытында коронавирус йоктыру очраклары арта

Республикада билгесез чыганаклардан инфекция йоктыру очраклары шактый арткан.

 Марина Патяшина: Татарстанда аралашу вакытында коронавирус йоктыру очраклары арта
tatarstan.ru

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бер атна эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлану очраклары 10 процентка арткан һәм 60 процентка җиткән. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина шул турыда сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Инфекция чыганагы ачыклана алмаган авырулар санының артуы сагайта», — диде республика Роспотребнадзор җитәкчесе.

Аның мәгълүматлары буенча, билгесез чыганаклардан зарарлану очраклары бер атна эчендә өчтән җитмешкә кадәр арткан. Шул ук вакытта инфекция йогу очракларының яртысыннан артыгы илнең төрле төбәкләре белән бәйле. Чит илдә чирне йоктырган кешеләр саны кими, диде докладчы.

Шул ук вакытта Татарстан чит илләрдән кайта торган рейсларны кабул итә. Бу атнада республикага Анталиядән һәм Гоадан 293 ватандашыбыз килде, алар арасында Татарстанның 117 кешесе бар иде.

Бүгенге көндә обсерваторларда 269 кеше, шул исәптән тест үткәрелүче 162 кеше бар. Covid-19 инфекциясенә беренче тест нәтиҗәләре барысының да тискәре булды, дип өстәде Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100