news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина «ковидлы» госпитальләрдә тавыш бирүнең ничек баруы турында сөйләде

Сайлау комиссияләре әгъзалары пациентлар янына саклагыч костюмнардан керә, ә саклык чараларын үтәүне медицина хезмәткәрләре күзәтә.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Ковидлы» госпитальләрдә тавыш биргәндә бернинди хәвеф-хәтәрләр дә юк. Бу хакта «Татмедиа» мәгълүмат үзәгендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Бу «ковидлы» госпиталь, «кызыл зона» булуга карамастан, бернинди хәвеф — хәтәрләр дә юк, чөнки барлык таләпләр дә килешенгән, ә җаваплы затлар алар турында төгәл белә», - диде Патяшина.

«Ковидлы» госпитальләрдә  саклык чаралары Роспотребнадзорның федераль рекомендацияләрендә язылган. Аларның үтәлешен җаваплы затлар, медицина хезмәткәрләре күзәтә.

«Сайлау комиссиясе белгечләре тулысынча саклагыч киемдә килә. «Ковидлы» госпитальләрдә бу киемне кию, аны салу аерым тәртиптә башкарыла. Бөтен саклык чаралары алдан, без Гомумроссия тавыш бирүенә керешкәнче килешенгән иде», - дип өстәде Патяшина.

Элегрәк ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев төп тавыш бирү көнендә участокларда куркынычсызлык режимы үзгәрешсез кала, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100