Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә калды
Ул вакцинация 74 процентка җиткәнен, нәтиҗәдә Яңа ел тамашаларын уздырырга рөхсәт бирелгәнен әйтте.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, коронавирустан күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә көтәсе калган.
«Коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыкланды. Соңгы дүрт атнада авыручылар саны кимүен күзәтәбез. Соңгы атнада авыру очраклары, алдагы атна белән чагыштырганда, 40 процентка кимрәк булды», — диде Патяшина Министрлар Кабинетында брифингта.
Ул авыру күрсәткечләре кимүе вакцинация белән бәйле булганын искәртте.
«Олы кешеләр арасында вакцинация 74 процент тәшкил итә. Күмәк иммунитетка ирешү өчен әз генә калды. Бу безгә Яңа ел бәйрәмнәреннән баш тартмаска мөмкинлек бирде. Без Яңа ел тамашаларын үткәрергә рөхсәт бирәбез», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз