Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр балаларга кагылмый
«Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле вазгыять кискенләшү аркасында кертелгән яңа чикләүләр балаларга кагылмый.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте. «Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.
Ул балаларга коронавирустан вакцинация каралмаганын искәртте. Димәк, аларның җәмәгать урыннарына йөрү өчен QR-коды юк дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз