news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марина Патяшина коронавирус авыруы күрсәткечләре югары булган районнарны атады

Республикада бүген авыруның уртача күрсәткече 100 мең кешегә 78 очрак тәшкил итә.

Марина Патяшина коронавирус авыруы күрсәткечләре югары булган районнарны атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда коронавирус авыруы күрсәткечләре югары булган районнарны атады. Барлыгы 12 район исәпләнә. 

Апас, Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Әтнә, Биектау, Арча, Питрәч, Саба, Тәтеш, Буа районнары, Казан шәһәрендә вирус таралышы республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Яр Чаллыда барлыгы 423 авыру очрагы ачыкланган. Анда да соңгы өч көндә инфекция артуы күзәтелә.  

Марина Патяшина сүзләренчә, республикада бүген авыруның уртача күрсәткече 100 мең кешегә 78 очрак тәшкил итә. Ул, кисәк авыручылар саны янә артып китсә, катгыйрак чикләү чараларына кире кайту ихтималлыгын да инкарь итмәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot