news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Көзгә Татарстанда 60 процент кеше ковидтан прививка ясатырга тиеш

Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина бүген коронавирустан вакцинация узды.

Марина Патяшина: Көзгә Татарстанда 60 процент кеше ковидтан прививка ясатырга тиеш

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация узды.

Республиканың баш санитария табибы нәкъ менә хәзер прививка ясавын аңлатты, чөнки аның инфекциягә каршы антитәнчекләре булган. Табиблар аңа прививка ясатуны кичектерү турында белешмә биргән булган.

«Без барыбыз да Covid-19дан бик куркабыз һәм авырудан соң сәламәтлек какшавын күрәбез. Чирдән соң сәламәтлек җитди какшарга һәм тулысынча савыгып бетү озакка сузылырга, үлем белән дә тәмамланырга мөмкин. Шулай ук вакытта, без вакцинациядән куркабыз. Бу хәл аңлашылмый», — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.

Коронавирустан прививка ясаткан 300 мең кеше арасында вакцинациядән соңгы ялкынсыну булмавы турында сөйләде Татарстанда вакцинация кирәклегендә шикләнүчеләргә Марина Патяшина.  

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә көз көне авыручылар саны артуын көтәләр. Теләсә нинди вируслы инфекция көзге-кышкы чорда үсеш тенденциясенә ия.

«Инфекция йоктыручылар саны артачак, чөнки бу үзенчәлекле инфекция. Шуңа күрә авыручыларның интенсив артуын тоткарлау өчен 1 сентябрьгә республикада яшәүчеләрнең 60 процентына прививка ясап өлгерергә тиеш», — диде Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100