news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Иң борчыганы – 196 очракта чир ничек күчкәне билгесез

Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы коронавирус белән контактлы юл аша йогышланучылар артуын әйтте.

Марина Патяшина: Иң борчыганы – 196 очракта чир ничек күчкәне билгесез

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда теркәлгән коронавирус очракларының 20 процентка якын өлешендә чир нинди юл белән йокканы билгеле түгел. «Иң борчыганы — 196 очракта чир ничек күчкәне билгесез, һәм бу күрсәткеч һаман арта бара», — диде ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Аның фикеренчә, бу изоляция режимын бозып, кибеткә, даруханәләргә һәм башка урыннарга чыгып йөрүчеләр белән бәйле. Ул вирус ничек күчкәнен белмәүгә кагылышлы очраклар арта баруын әйтте.

«Бүген Татарстанда коронавирусның 1208 очрагы билгеле. Вазгыять катлаулы кала. Узган атнада 469 очрак ачыкланды, соңгы өч көндә 248 яңа очрак теркәлгән. Көндәлек үсеш 7-8 процент тәшкил итә», — диде Марина Патяшина.

Аның сүзләренчә, читтән кертелгән очраклар хәзер бик аз өлешне генә тәшкил итә, 827 кеше контактлы юл белән йогышланган. Гаилә әгъзалары бер-берсенә йоктырган 653 очрак билгеле. «Бу гаиләдә шәхси профилактика үтәлеп бетми дигән сүз», — диде Патяшина.

Ул хезмәт коллективларында чир йоктыруның 174 очрагы ачыкланганын әйтте. Бу һәр бишенче кеше дигән сүз. Димәк, коллективларда да битлек киюгә салкын карыйлар, мөгаен, я бергәләп утырып ашыйлар, я киңәшмәләр уздыралардыр. Бу шул хакта сөйли», — диде Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы.

185 факт — читтән кертелгән очрак, 53е чит илдән кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100