Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Патяшина: Эссе көннәр чир таралышын киметер дип көтәбез
«Һава торышы йогынты ясар дип ышанабыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эссе көннәр коронавирус таралышын киметер дигән фараз бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.
«Июньдә чыннан да эссе көннәр килсә, атна дәвамында температура, ким дигәндә, 20 градус булса, төннәр дә салкын тормаса, җәмәгать транспортында инфекция йогу кимрәк булыр дип уйлыйбыз. Һава торышы йогынты ясар дип ышанабыз», — диде Татарстанның баш санитар табибы.
Ул бүген чир таралышы коээфициенты республикада 0,9 процент булганын, чикләү чараларын тагын да йомшарту өчен бу күрсәткеч 0,8 булырга тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз