news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина «Добропек» челтәрен тикшерүне сорады

«Бу челтәр хезмәткәрләре безнең тикшерүләргә каршы чыгу тактикасын сайлады», — диде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина прокуратураны «Добропек» челтәрен тикшерүне сорады.

«Торак йортларның беренче катларында туклану нокталары булуы халыкта элеккечә борчу тудыра. Төрле оешмаларның эше белән бәйле 568 мөрәҗәгать килеп иреште. Иң күбе «Добропек» челтәренә карата. Бу челтәр хезмәткәрләре безнең тикшерүләргә каршы чыгу тактикасын сайлады. Бу шушы йортларда яшәүчеләр өчен яхшы шартлар тудырырга теләмәүләрен күрсәтә», — диде Марина Патяшина.

Идарә җитәкчесе бизнесның халык сәламәтлегенә хилафлык китереп акча эшләү ягын кайгырту позициясе булырга тиеш түгеллеген әйтте. «Республика прокуратурасы аларга карата тиешле чараларын күрер дип ышанабыз», — диде Марина Патяшина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100