news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина дачаларда җыелышлар уздырмый торырга киңәш итте

«Бакча күршеләре белән дә күрешми торырга кирәк, аралашкан очракта да, битлек киеп кенә», — диде.

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе чорында Татарстанда дача участоклары милекчеләре җыелышларын уздырмый торырга кирәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Ул бакчаларга да бары тик үзеңнең гаилә әгъзалары белән генә барырга киңәш итте. «Бакча күршеләре белән дә күрешми торырга кирәк, аралашкан очракта да, битлек киеп кенә», — диде.

Марина Патяшина, бакчага җәмәгать транспортында барырга туры килсә, битлек һәм пирчәткә кияргә, бакчага килгәч, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәклеген искәртте.

«Әгәр бакчада үзегезне авыр хис итә башлыйсыз икән, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә, табиб чакыртырга кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100