news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марина Патяшина: Чикләүләр нәтиҗәсендә узган елда дистанцион уку кертелмәде

Пандемиягә каршы чаралар чир күтәрелешеннән соң эпидемиологик вазгыятьне тотрыкландырырга булышкан.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чикләүләр кертү нәтиҗәсендә 2021 елда Татарстанда дистанцион уку кертелмәде, предприятиеләр ябылмады, дип белдерде Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында.

Аның сүзләренчә, пандемиягә каршы чаралар чир күтәрелешеннән соң эпидемиологик вазгыятьне тотрыкландырырга булышкан. 

«Барлык белем бирү оешмалары эшен гадәти форматта дәвам итте, оешмалар эшләвеннән туктамады, җәйге лагерьлар штатлы режимда эшләде. Мәдәни учреждениеләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре эше тыелмады», — дип искәртте Патяшина.

news_right_1
news_right_2
news_bot