news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марина Марьянич «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле өчен «Алтын битлек»кә ия булды

Марина Марьянич «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле өчен «Алтын битлек»кә ия булды
фото: Салават Камалетдинов/архив

Рәссам Марина Марьянич «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле өчен «Костюмнар эше буенча рәссам» номинациясендә «Алтын битлек»кә ия булды.

Мәхмүт Галәү әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган әлеге спектакль 9 номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә.

Марина Марьянич быел Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлады. Ул Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов укучысы.

news_right_1
news_right_2
news_bot