Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марина Мансурова әтисе Фуат Мансуров турында: Нотага карамыйча дирижерлык иткәне булды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, дирижер һәм педагог Фуат Мансуровны искә алдылар. Кичәдә Милли музей фондларыннан Фуат Мансуровның 95 еллыгына багышланган «Мин – татар кешесе, татар мәдәниятен таратам» күргәзмәсе ачылды.
Кичәдә Фуат Мансуровның кызы Марина Мансурованың видеомөрәҗәгатен яңгыраттылар. «Әтинең киткәненә дә 13 ел. Минем өчен ул дуслары, укучылары, якыннары арасында яши бирә. Әтинең шәхси әйберләре, музыка һәм музыкантлар турында мәкаләләре, хатлары калды. Әти турында сөйләгән саен, аның белән аралашуымны дәвам иткәндәй булам», - диде ул.
«Әти өй төзи, тәмле пылау пешерә, бакча карый ала иде. Әти бик тә эрудицияле кеше иде, теләсә кайсы сорауга җавап бирергә әзер торды. Ноталарга карамыйча, хәтердән дирижерлык иткәне булды. Яшь вакытында ул бокс белән шөгыльләнде, шахмат, тенниста уйнады, машина йөртте. Әти белән бик күп сәяхәт иттек, үзе белән гастрольләргә ала иде. Оныкларын сөеп туя алмый иде, үстерешергә, тәрбияләргә булышты», - диде Марина Мансурова.
Ул Фуат Мансуровның оныгы Мансурның дәү әтисе турында архив җыюын әйтте. «Аның концерт, спектакльләрдәге язмаларын туплый, цифрлаштыра, You Tube хостингында урнаштыра», - диде дирижерның кызы һәм кичәдә барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен әйтте.
«Күргәзмәдә Милли музей фондларыннан Фоат Мансуров белән бәйле сәхнә костюмы, дирижёр таякчыгы, музыка уен кораллары, фотолар һ.б. әйберләр куелган. Труба һәм кларнеттан тыш, ун уен коралы була ала иде, чөнки Фуат Шакирович ун музыка коралында уйнаган һәм ун тел белгән. Дирижер булудан тыш, альпинист, боксер, шахматчы, рәссам булган», - диде «Татар-информ»га Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров.
Аның әйтүенчә, Фуат Мансуров Нәҗип Җиһанов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган. «Җиһанов музее ике экспонат алып килде – 1979 елдагы Нәҗип Җиһановның Фуат Мансуровка язган хатының караламасы. Ул хатында «Җәлил» операсын яңартып кую турында язган. 1980 елда безнең опера театрында алар операны сәхнәдә куя. Шулай ук, 1988 елдагы клавир да бар. Анда Җиһановның, Хәйдәр Бигичев һәм Фуат Мансуровның автографлары бар», - диде ул.
«Фуат Шакирович – бөек шәхес, музыкант, профессионал. Ул яшьләр белән ачык мөнәсәбәттә булды: вокалистлар, музыкантлар, балет биючеләре белән шөгыльләнде. Безнең опера театрында эшләгән чорында опера спектакльләрен дә, балет әсәрләрен дә дирижерлык итте. Шул ук вакытта Зур концертлар залында симфоник оркестр белән концертлар куйды. Балет биегәндә беренче адымнарымны ясаганда ярдәм итте», - дип искә алды Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова.
Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов Фуат Мансуровта укыган булган. «Аралашканда бик гади кеше булды, тарсынмыйча сөйләште. «Алтыным» дип, музыкантларга әйтә иде. Оркестр белән эшләгәндә катлаулы программаларга алына идек. Татар музыкантлары белән татарча сөйләшергә өндәде, татар телен бик кадерләде», - дип искә алды ул.
«Ритмик яктан дөрес уйнамасаң, ошатып бетерми иде. Композитор ничек язган, төгәл нота буенча уйнауны таләп итә иде», - диде Казан консерваториясе профессоры Альберт Гыйльфанов.
- Фуат Мансуровка багышланган күргәзмә бер ай эшләячәк. Программада үзебезнең һәм чит ил композиторлары әсәрләре, Фуат Мансуров җитәкчелегендә Татарстан Дәүләт симфоник оркестры башкарган әсәрләр яңгырады. Әсәрләрне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучылары һәм укучылары башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз