news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина КОЗЫРЕВА:

«Лев Гумилев үзен бик бәхетле санады»

Марина КОЗЫРЕВА: «Лев Гумилев үзен бик бәхетле санады»

 Октябрьнең беренче көнендә тарихчы, географ, этнолог, тюрколог һәм философ Лев Николаевич Гумилевның тууына 97 ел тулды. Шул уңайдан быел Казанның Петербург урамындагы Л.Н.Гумилев һәйкәл-бюсты янына бик күп кеше баш иеп килде, чәчәк бәйләмнәре салды, «Ул халыклар һәм гасырлар юлын күргән» дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде һәм аның барышында бөек галим һәм аның Санкт-Петербургтагы мемориаль музей-фатиры турында режиссер Елена Плугатыреваның «Терелергә, үләргә, яшәргә» фильмы тәкъдим ителде. Ил хакимиятенең Л.Гумилевка карата үтә тискәре карашта торуына да карамастан, тарих һәм география фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешүе хакында гыйбрәтле итеп тамашачыга җиткерелде, аның Санкт-Петербургтагы мемориаль музей-фатирындагы кадерле экспонатлар күрсәтелде. Шушы музей-фатирны булдыруга һәм эшләп китүенә 15 ел гомерен багышлаган, аның бүгенгә кадәр мөдире вазифасын намус белән үтәгән Марина Георгиевна Козыревга, ул Казанга килгән арада, сораулар белән мөрәҗәгать итәргә форсат чыкты.

 Марина Георгиевна, Лев Николаевич Гумилев белән якыннан танышу тарихы хакында сөйләсәгез иде.

 М.К.: Узган гасырның өченче чирегеннән, 1963 елдан бирле, таныш идек без. Ул чакта мин Ленинград дәүләт университетын тәмамлый идем. Булачак ирем белән университет коридорыннан атлап барабыз шулай, ул, кинәт кенә, телисеңме, Лев Николаевич Гумилев белән таныштырам, ди. Аның әтисе белән Лев Николаевич Норильскида бергә төрмә газабы кичергән, аннары Норильск комбинатыннан бер экспедициядә эшләгән һәм фронтка да шуннан киткән... Бик гаҗәпләндем мин. Без яшь чактагы буын Лев Гумилевның әтисе шагыйрь Николай Гумилевны әллә ни белми иде, чөнки әсәрләре басылмады, ә без гаиләдә аның иҗаты белән яхшы таныш идек. Шулай итеп, очраклы рәвештә генә коридорда таныштык без. Минем немец теле курслары тәмамлау алдында торуымны белгәч, Лев Николаевич куанып, немец тарихчысы Лефортның «Алтын Урда» китабыннан монголларның дини ышанулары турындагы өлешен тәрҗемә итеп, миңа булышмассызмы икән, дип сорады. Шундый шәхес мөрәҗәгать итүенә бик шатланып риза булдым, билгеле. Ләкин, тәрҗемә итә башлагач, ул текст миңа шуның кадәр күңелсез, кызыксыз тоелды, вәгъдә биргәнгә генә үз-үземне мәҗбүриләп эшләдем, гомумән, мин андый темадан ерак идем. Тәрҗемәләремнең бер өлеше белән аның өенә килгәч, ул, эшемә күз салуга ук, минем халәтемне аңлап алды. Чәй табынына утыргач, Лев Николаевич монголлар дине турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләде ки, кәгазьләремне кочаклап, үзебезнең өйгә ничек йөгереп кайтып кергәнемне, үтә кызыксынып тәрҗемә иткәнемне бүгенгедәй хәтерлим...

 Университетта белем алганнан соң Лев Гумилев белән эшлекле элемтәләрегез даими сакландымы, язмышыгыз ничегрәк булды?

М.К.: Университеттан соң бер ел Тау институтында башта геология буенча эшләдем, белемем буенча геохимик мин. Гомер буе радиоуглерод методлары кулланып ташларның яшен билгеләү белән шөгылләндем. Шулай итеп, Тау институтыннан үзебезнең университетның география факультеты карамагындагы География институтына эшкә күчтем һәм Лев Гумилев белән 1965 елдан бирле бергә эшләдем. Аның өенә гел барып йөрдем, тәрҗемәләр эшләп, әбиемнең сакланып калган латин шрифтлы машинкасында текстлар басып бирә идем. Җыеп кына әйткәндә, Лев Николаевич белән танышлыгым гаилә ягыннан да, эшчәнлек өлкәсендә дә булды. Болардан кала, аның ул чакта бик популярлашып киткән ирекле лекцияләрен тыңлаучыларның беренчеләреннән булдым. Студентлар белән берлектә, без, яшь хезмәткәрләр дә, аның лекцияләренә йөри идек.

Лев Николаевичның үлеменнән соң оешкан музейга хезмәт итүегез нәрсә белән аңлатыла: галимне төрле яклап белүдәнме, әллә тугрылыкмы яки үзегезне аның алдында бурычлы итеп тоюданмы?

М.К.: Моны мин бик гади генә итеп, үзеннән-үзе килеп чыкты, дияр идем. Лев Николаевичның 1992 елда вафатыннан соң 1,5 ел вакыт узгач, аның җәмәгате Наталия Викторовна Гумилева (Симоновская) туган шәһәре Мәскәүгә кире күченергә уйлады. Иреннән 8 яшькә яшьрәк булса да, авырулардан интегә иде ул, чөнки шәһәребезнең дымлы климаты аның организмына килешеп бетмәде. Аннан соң, Мәскәүдә туганнары бар иде, ә безнең шәһәрдә беркеме юк. Шушы күченү уе белән йөргәндә, ул миңа Лев Николаевич музеен оештыру эшләрен башкаруымны үтенде. Беренчедән, Лев Николаевичны мин Наталия Викторвона аның тормыш юлына килеп чыкканчы ук белә идем (алар 1966 елда танышканнар), икенчедән, озак еллар буена даими аралашып тордык.

Музей оештыруда аеруча рәсмиләштерү мәшәкатьле эш санала, диләр. Сезнең өчен кыенлыклар булдымы?

М.К.: Булмаган кая?! Наталия Викторовна Мәскәүгә 1994 елның язында күченеп китте. «Перестройка» шаукымы чоры ул еллар, карточкалар буенча да бернәрсә сатып алып булмаган заман. Шуны әйтәсем килә: матди табыш вәгъдә итми торган ниндидер яңа эш башлау өчен һич кенә дә уңай булмаган вакыт иде.

Мин тиешле урынга барып, мемориаль музей ачу турында кыяр-кыймас кына сөйли башлауга, «Сез нәрсә, акылдан яздыгызмы әллә, нинди мемориаль музей?!» дип авызны шунда ук яба иделәр. Күз яшьләремне йота-йота кире борылып чыгу аянычларын аз татымадым инде анысы. Андый чакларда иңнәрем салынып кайтса да, эштән соң барып, Гумилев фатирындагы китапханәне, әйберләренең килеп эләгү тарихын сурәтләү-теркәү белән шөгылләнер, архивын тәртипкә китерер көч таптым. Наталия Викторовнага рәхмәт, Лев Николаевичтан соң ул анда бер нәрсәне дә үзгәртмәде. Бары тик галимнең кабинетында үзе исән чакта ясалган портреты гына яңа куелган әйбер санала.

Музей эше белән Сез таныш идегезме, ул эшне ничек белеп башкардыгыз?

М.К.: Беренчедән, Петербург тарихы белән мин радиоуглерод методларым белән параллель рәвештә күптәннән шөгыльләнәм. Архивларда эшләдем, тарих темалары буенча радиодан чыгышлар ясадым, тәҗрибәм бар, диясем килә. Хәзергә кадәр Васильев утравы тарихы клубы утырышларын алып барам. Икенчедән, башка музейларга кереп, алардагыны өйрәнеп чыгу мөмкинлеген файдаландым, кайберләрендә танышларым да бар. Шуңа күрә, мин бу мәсьәләдә кыенлык тоймадым, киресенчә, бик мавыктыргыч, үзенә бөтереп ала торган эш ул.

Музей-фатир оештыруга бәйле эштә Сезне иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

М.К.: Наталия Викторовна шәһәргә үзләренең фатирын мемориаль музей-фатир рәвешендә бүләк итәргә тырышып караса да, 10 ел буена әлеге бүләк кабул ителмәде – минем өчен иң гаҗәбе шул. Шәһәр андый бүләкне кирәксенмәде, матди чыгымнарын күтәрергә авырсынды. Аптырагач, Наталия Викторовнага туган тиешле кеше – Мәскәүдән Фирсман минерология музее директоры килеп, шәһәребезнең мәдәният бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, моңарчы миңа бер тапкыр да белгертмәгәнне ярып салдылар: сезгә аягында нык басып торган дәүләт музее сыйфатында «крыша» табарга кирәк. Шуннан соң Наталия Викторовна гомерләренең соңгы 5 елга якын вакытын бәхәстә торган Лев Николаевич белән аның әнисе Анна Андреевнаны (Ахматова) дөньялыкта рухи якынайтырга ниятли. Нәтиҗәдә, Лев Гумилев музее, 10 ел буена җәмәгать башлангычында эшләгәннән соң, Анна Ахматова әдәби-мемориаль дәүләт музее канаты астына алынды. Кире чигенеп тагын шуны әйтәсем килә: Лев Николаевич белән Анна Андреевна бәхәстә булган белән, алар бер-берсен яратмаган дигән фикер калырга нигез юк: Лев Николаевичның әнисенә багышлап лагерьдан язган хатлары теләсә кем күңелен тетрәндерерлек, шулкадәр хөрмәт һәм дустанә хисләр бөркелә алардан!

Музей дигәннән, анда башта факультетта студентларга лекцияләр укыганнан соң үзем генә килеп эшли идем, аннары танышымны шуңа җәлеп иттем. Кафедрада эштән соң минем нәрсә белән шөгыльләнгәнемне белә иделәр, шуңа күрә, еш кына үзебезнең укытучылар, студентлар экскурсиягә килеп йөрде, аннары алар башкаларны алып килә башлады. Рәхмәт сүзләрен язып, музейдан алган тәэсирләрен белдереп 1995 елның язында махсус китап («Книга отзывов») башлап җибәрүчеләр дә алар булды, минем әле башыма да килмәгән иде ул уй. Мемориаль музей исә 1994 елдан бирле эшли. Дистә ел буена Наталия Викторовна Мәскәүдән әлеге музейның коммуналь чыгымнарына акча җибәреп торды.

Лев Николаевичның китап булып чыкмаган кулъязмалары калгандыр бәлки, фатирындагы материаллар китап булып басылмадымы?

М.К.: Фатирны музейлаштыру, экспонатларны карарга килүчеләрне каршы алып экскурсияләр үткәрү эшләреннән тыш, басмага материаллар да әзерләдек. Шушы вакыт эчендә без Санкт-Петербургның «Росток» нәшриятында саллы гына 3 китап бастыра алдык. Мин аларның барысы белән дә чиксез горурланам. Беренче китап «Вспоминая Л.Н.Гумилева» дип аталды. Аның ярты өлешен галим турындагы истәлекләр алса, калганында – хатлар, документлар. Мәсәлән, 1935 елдагы повестка, бу - аның икенче тапкыр кулга алынуы шаһиты. Гомумән, аны 4 тапкыр ябып куялар. Ә беренче тапкыр рәшәткә артына эләгүе бөтенләй дә очраклы була: бер гарәп теле белгеченә тәрҗемә итеп биргән шигырьләрен китергән җиреннән килеп каба. Гумилев ул чакта студент та түгел әле, чөнки тумышына, ягъни килеп чыгышына карап, аны университетка алмыйлар, шунлыктан, ул эшче буларак стаж җыярга мәҗбүр була һәм 4 ел сезон буена, нигездә, экспедицияләрдә йөри, кышын исә экспедициядә табылган экспонатларны сурәтләп яза, тиешле кәгазьләр тутыру белән шөгыльләнә - камераль эш дип атала ул. Иң күп вакытын китапханәләрдә үткәрә, үзлегеннән белем туплый. Хәзер дә шундый сәер кешеләр очрый, 14 елын төрмәдә үткәргән, нинди галим инде ул, дигән сүзләр ишетергә туры килә, кайсылары 17 ел дип яза. Лев Гумилевның тоткынлыкта уздырган вакыты 13 елга 3 көн генә тулмый, Сталинның үлүе сәбәпле, 3,5 елга иртәрәк тә чыгаралар әле.

Чыннан да, чыгышы белән Лев Гумилев ул чакта совет системасына яраксыз дип табыла. Кулга алынуының өченчесе болай була. 1934 елда Кировны үтерәләр, Сталин ирекле фикерли торган ленинградлыларны бер генә дә өнәми, аннары шәһәрне интеллигенциядән «чистарту» башлана. Чит кеше алдында авыз ачарга ярамаган заман бу, чөнки кешеләр бер-берсе өстеннән донос яза, хәер, система шуны таләп итә, мәҗбүрили. Шундый вакытта Лев Гумилев Пунинга килеп йөри, ә Пунин чит кешеләр алдында хакимияткә каршы фикер ычкындыра. Пунин белән бергә 3 студентны һәм шушы йортка килеп примус ремонтлап, электр эшләре башкарып йөргән тагын бер очраклы кешене дә кулга алалар. Ә тотып китү өчен сәбәп кирәк була, шуңа күрә, «ни кызганыч, бездә философия укытылмый, шулай бит» кебек провокацион сорау биреп, «кем ул Гегель, Кант турында сөйлә әле», дигән булып, укымышлыларны бик тиз танып алып чүпли торалар. Ә Гумилев Пунин белән бик рәхәтләнеп әңгәмәләшә, шундый сөйләшүләрнең берсендә үзенә зыян салуын сизми дә кала. Аның көйләп куеп, барысы бергә фотосурәткә төшә ала торган заманы өчен яңа төрле функцияле вспышкалы фотоаппараты була. Шунда берсе, безнең Иосифны үтереп булмый, ди. Ә Лев Гумилев, нишләп булмасын, әнә шуның кебек фотоаппаратка бер нәрсә көйләп, мизгел эчендә юк итеп була, ди. Дөрес, Анна Андреевна бу сөйләшүне шунда ук туктата. Ләкин аның очы барыбер чыга. Шул рәвешле, кулга алу өчен сәбәп саллы була. Хәер, булмаса да табарлар, барыбер утыртып куярлар иде. Ә теге сөйләшүнең шаһиты булган Анна Андреевна 1935 елның 1 ноябрендә Сталинга хат язып, аларны азат иттерүгә ирешә...

Икенче китапны басмага мин 5 ел буена әзерләдем. «Дар слов мне был обещен от природы» дип атала ул һәм китапка Лев Гумилевның шигырьләре, әкиятләре, шигъри драмалары, кыска хикәяләре - әдәби мирасы туплап бирелде.

Үзе исән чакта аның иҗаты басылмаган диярлек, бу китап уникаль, димәк...

М.К.: Әйе, бер-ике генә шигыре журналда басыла, шуның белән шул. Әйтер идем, иҗатын ул үзе өчен бик ышанычлы урынга яшерә: әсәрләрен кәгазьгә төшерми, барысын да хәтерендә саклый. «Волшебные папиросы» («Зимняя сказка») дигән шигъри пьеса-әкиятләрне 1942 елда иҗат икәннән соң хәтер сандыгында бикләп «яткыргач», 1987 елда гына кече Ватаны – Царское село, ягъни Пушкин паркы буйлап барганда хатынына беренче тапкыр сөйләп биргән. «Смерть князя Джамуги» драмасы исә хатыны мәҗбүриләгәч кенә журналда дөнья күрә. Бу икенчесе, ни кызганыч, аның вафатыннан соң басыла. Анысы да әле Наталия Викторовна миңа, хатларын укыганда шигырьләре турында мәгълүмат булмасмы, дип игътибарны юнәлткәч кенә ул шигыренең «очы» чыкты. Үз вакытында хәтерендә калганча аны язып алып гавами китапханәгә тапшырган була, ә мин аны барыбер эзләп таптым. Шул рәвешле, аның иҗаты – бөртекләп чүпләп җыелган хәзинә, дияргә тулы нигез бар. Алар барысы да китапка керде. Иҗатының китапка бирелгәненнән яртысы үзе чыгарган әсәрләр булса, калганы – тәрҗемәләре. Алга китеп булса да әйтим әле: «Волшебные папиросы» әсәрен Мәскәүдә сәхнәгә чыгарырга җыеналар.

«Живя в чужих словах» дигән өченче китап - Лев Николаевич Гумилев турында истәлекләр җыентыгы.

Беренче китап та шундый эчтәлектә иде түгелме?

М.К.: Әйе, ләкин бу - аның яңартылган һәм бик нык тулыландырылганы, һәм анда истәлекләр, балачагыннан алып, хронологик тәртиптә бирелде. Андагы һәр дата өчен җавап бирә алам, чөнки һәммәсен кат-кат тикшердем, тарихы дөреслеккә хилафлык килмәсен дип тырыштым. Вадим Николаевич Воронович ярдәмчем булды, чып-чын «китап корты» ул.

Белүемчә, тагын бер китап басмага әзерләнә, анысының эчтәлеген ничек күзалларга була?

М.К.: Анысында Лев Николаевич Гумилевның үзе язган һәм алган хатлары туплап бирелә, алар бик күп: Еразияне өйрәнүче галимнәр Георгий Вернадский, Петр Савицкий, биолог Борис Кузин, генетик Тимофей Лисовский һ.б. белән хат алышкан, фикерләшкән, мәгълүмат туплаган. Алар барысы да кызыклы. Мәсәлән, 1956 елдан башлап, Савицкий белән ике арадагы хатлар һәм шуларга аңлатмалардан гына да тулы бер китап чыгар иде. Петр Николаевич та безнең лагерьларда утырган, аннары Прагага кайткан. Мәкаләләрен бастыра алмагач, әйтергә теләгән Евразиячел фикерләрен шигъри формага салган. Лев Гумилевтан 17 яшькә олырак ул, князь Трубецкой белән таныш булган кеше, күчмә халыклар тарихын өйрәнүче, шәрык белгече диаспорасы вәкилләреннән һәм Евразиячелеккә нигез салучыларның берсе саналган.

Әлеге кулъязмаларда сезнең өчен иң әһәмиятле тоелганы кайсысы?

М.К.: Иң әһәмиятлесе, шул ук вакытта бик гаҗәпләндергәне шул: 17 яшькә өлкәнрәк булган, гыйльми дәрәҗәсе танылу алган шундый шәхеснең Лев Николаевич белән үз тиңе итеп, кайчак хәтта өстеннрәк куеп хат язышуы. Сакланган хатлары, ялгышмасам, 1956-57 елларга карый, хатлары сирәгәеп киткән чаклары була, ләкин килгәннәре бик озын – 10ар биткә сузыла. Лев Николаевич шундый күләмле хат алгач, Петр Николаевич, хатыгызны озаклап уйлап сеңдерәм, «югалып» торсам гаҗәпләнмәгез, фикерләрне «эшкәртеп» бетергәч, җавап язармын, дип хәбәр салгалаган. Гомумән, хатлар – үзе бер дөнья. Тууына 100 ел тулу уңаеннан шуларны туплап бастыра алсак, нинди шәп булыр иде!

Ә Лев Николаевич Гумилев, фәнни хезмәтләренең китаплар рәвешендә басылып чыкканын күргәнлектән, үзен бик бәхетле санады. Максат куеп, шуңа ирешүнең үрнәк мисалы сыйфатында әле киләчәк буыннар өчен дә өлге булып торачак ул.

Әңгәмәне Миләүшә Низаметдинова әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100